- чабу
- I. ф. 1. Үлән яки игенне чалгы яки чапкыч машина белән кистерү 2. Нин. б. үткен нәрсә белән кисү, кистерү. кисеп өзү. Берәр корал белән вак кисәкләргә бүлү, аеру, кисү 3. Нәр. б. кисәген, катлавын вату (балта, лом һ. б. белән). (Күмер, руда, таш) казу, чыгару 4. Салкын корал белән кисеп яралау яки үтерү. күч. иск. Сугышу, сугыш алып бару 5. Агач, төп, кискә һ. б. ш. га балтаны бик нык китереп бәреп, төшеп китмәслек итеп кертү, батыру. II. ЧАБУ – ф. 1. Чаптыру, чаптырып бару, килү, йөрү (атта) 2. Йөгерү, йөгереп бару, килү, китү 3. Бәйгеләрдә, чабышларда катнашу, ярышу 4. Бик тиз хәрәкәт итү, алга бару (машина һ. б. ш. тур.) 5. Нин. б. эш артыннан йөрү; эшне булдырырга тырышып йөрү. Хатын-кыз артыннан йөрү. III. ЧАБУ – 1. Бик каты сугу (яңакка, биткә һ. б.) 2. Кызу мунчада тәнгә юеш себерке белән бәреп-бәреп алу, кем. б. чабындыру. Себеркегә охшаган берәр нәрсә белән тәнгә бәреп-бәреп алу 3. Пычрактан, кердән арындыру яки йомшарту өчен бәләк белән сугу, бәрү (кергә). IV. ЧАБУ – Алдан ачыла, җилбәгәй җибәрелә ала торган киемдә кайсы да булса бер якның түбәндәге өлеше. Итәкнең түбәнге кырые, чите (күлмәктә һ. б.)
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.